Юл-транспорт һәлакәтендә бала гомере өзелде
Яңалыклар тасмасы

Юл-транспорт һәлакәтендә бала гомере өзелде

Фаҗига М-7 автомобиль юлында булды.

М-7 автомобиль юлында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Анда 5 яшьлек баланың гомере өзелде. Якынча мәгълүматлар буенча, Hyundai машинасын йөртүче тизлекне арттыра һәм юл читендә туктап торган йөк машинасы астына барып керә. Нәтиҗәдә бала ашыгыч ярдәм хезмәте машинасында үлә. Әнисе авыр җәрәхәтләр ала. Машина йөртүче әти кешегә берни дә булмый.

Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ фаҗига балалар юл транспорт һәлакәте үлем-китем

Нет комментариев