Фаҗига Лаеш районында кичлеп чыкты.
Бүген Татарстанның Лаеш районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булды. ТР Дәүләт автоинспекциясенең якынча мәгълүматлары буенча, 64 яшьлек BMW машинасын йөртүче каршы як полосага чыккан һәм ВАЗ автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә ВАЗ йөртүчесе шунда ук һәлак булды. Әлеге машина пассажиры һәм BMW йөртүчесе төрле җәрәхәтләр алды.
Фотолар ГАИдан алынды
Нет комментариев