Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юрий Филипов: «Алёнаның үлеме сискәндереп җибәрде»

Бала табу йортында гомере өзелгән укытучы Алёна Мөхәммәтованың абыйсы «Шәһри Чаллы»га килде.

Узып баручы елга йомгак ясар чак та җитте. Бу уңайдан редакторыбыз 2023 елда истә калган бер героебыз турында язма әзерләргә тәкъдим итте. Мин шунда ук бала табу йортында гомере өзелгән Чаллы укытучысы Алёна Мөхәммәтованы, гаиләсен һәм аның безнең белән һәрвакыт элемтәдә торган бертуган абыйсын күз алдына китердем. Бәлки ел дәвамында олы кайгы кичергән әлеге гаилә белән бәйләнештә булып, әнисез калган балалар, канаты каерылган ир, кызын югалткан ана язмышы турында нык уйлангангадыр.

Хәбәр бар республиканы тетрәндерде
Мине генә түгел, бөтен шәһәрне, республиканы тетрәндерде бу хәл. Ничек алай килеп чыкты соң? Яңа туган сабый ни хәлдә? Алёнаның әнисе, ире, кызлары ничек микән? Борчылдылар. Чөнки һәр гаилә диярлек бер яки берничә тапкыр роддом, бала алып кайту белән күзгә-күз очрашкан. Башыннан кичкән белә, ди безнең халык. Инде менә көтеп алган улыңны җылы, якты ояңа алып кайтырга вакыт җиткәндә генә кара кайгы килсен әле...
Мөхәммәтовларның хәлен Алёнаның абыйсы Юрий Филипов аша белеп тордык. Үзенең социаль челтәрендә сеңлесе турындагы беренче постны 10 март көнне куйды ул. Анда: «Алена 6 мартта малай тапты. Хәле авыр, эченә кан сауды, күпмедер вакыт йөрәге туктап торды. Озак кына операция ясадылар. Хәзер ул Казанда. Бала реанимациядә, аңа асфикция булды», – диелә. Әмма 14 март көнне тетрәндергеч пост урнаштырды Юрий. «Бүген 11дә йөрәге туктады. Аленабызның урыны оҗмахта булсын...»

«Бала тудыру йортларында тәртип булдырырга кирәк»
Шул көннән Юрий Филиповның социаль челтәрендәге гадәттәге юмор, этләр, ау ише постларны Алёна һәм аның яңа туган улы Ранэль турындагы язмалар, фотолар алыштырды. Ул гына да түгел, сеңлесен югалткан абый, үзе әйткәнчә, гаделсезлеккә каршы көрәш башлады. Яңалыкларын социаль челтәрләрдә урнаштырып барса да, үзенә язган сорауларга җавап биреп торды ул. Аларны «Шәһри Чаллы» сайтында укый аласыз. 
«21нче гасырда яшибез, ә әни булырга әзерләнүче хатын-кызларга һәм балаларга медицина ярдәме сыйфатсыз күрсәтелә. Моны болай гына калдырырга ярамый. Алёнаны кире кайтарып булмаячагын аңлыйм. Әмма аның үлеме нәрсәнедер үзгәртергә тиеш. Бала тудыру йортларында тәртип, сыйфатлы медицина ярдәме булдырырга кирәк», – ди Юрий Филипов. Башта ул шәһәрдәшләргә мөрәҗәгать белән чыкты. Табиблар тарафыннан кирәкле медицина ярдәме ала алмаган, кыерсытуларга дучар булган кешеләрдән элемтәгә чыгуларын сорады. Җинаять эше кузгатылды. Озак та үтми роддомның баш табибы Марат Насыйбуллинны эшеннән алдылар... 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев та битараф калмады
Наил Гамбәр улы гаиләнең хәлен белешеп тора. Тугач ук әнисез калган, күп төрле диагнозлар куелган Ранэль тиешле медицина ярдәме алсын өчен көченнән килгәнчә ярдәм итә. Тормыш иптәшен югалткан Рафаэль Мөхәммәтовны юатырга да сүзләр таба мэр. Бирешмәсен, балаларын аякка бастырсын диеп, ипотека бурычын ябуда булышлык күрсәтте. Әнисез калган Эмилия һәм Диләрәне дә туган көннәре белән котларга үзе барды. Бүләкләр алып килде. «Бу дөньяда алар үзләре генә түгел икәнен тойсыннар», – диде Наил Мәһдиев. Кайгыртуын тоеп, Мөхәммәтовлар үзләре дә шәһәр башлыгын туган көне белән котлады. Котлауны алар редакциябезгә яздырып җибәрде. Без үз чиратыбызда аны Наил Мәһдиевка тапшырдык. «Хәл белергә кимендә 5-6 тапкыр килде мэр», – диде Юрий Филипов редакциябезгә килгәч.

«Хәзер мин Алёнаның балалары өчен дә җаваплы»
Абый кеше күзгә-күз үзенең хисләре белән уртаклашты. «Без Алексеевск районы Түбән Кандрата авылыннан. Сеңелләрем Наталья һәм Алёна белән үстек. Үсмер чакта Чаллыга күчендек. Наташа белән безнең яшь аермасы зур булмаганга, күбрәк аның белән аралаша идек. Аленабыз бездән кечерәк. Әниләр эштә чакта аны без карый идек. Үсә төшкәч, кызлар күпчелек икесе аралашты. Мин эшли башладым. Көннәрнең берендә, гадәттәгечә, аларны икесен калдырып эшкә киттек. Телефоннан кайгылы хәбәр җиткерделәр. Наташабыз Алёнаны коткарам дип суга батып үлгән. Чулмандагы яхталар клубы тирәсеннән ерак түгел бер йортта яши идек. Кызлар су керергә төшкәннәр. Аленаны аскы агым эчкә сөйри башлаган. Наташа аны тартып чыгарган, әмма үзе чоңгылдан котыла алмаган, күрәсең. Натальяга берничә көннән 18 яшь туласы иде... 

Нишлисең, тормыш дәвам итә. Өйләндем, өч кызыбыз туды. Теге эшкә тотындым, бу эшкә. Зур суммада акчалар югалтырга туры килде. Тәвәккәлләп тагын алдым, тагын югалттым... Шулай гаиләмнән дә читләштем. Берзаман тормыштан ваз кичәр дәрәҗәгә җиттем. Дөресен әйтәм, Алёнаның үлеме мине сискәндереп җибәрде. Ниндидер караңгылыктан тартып чыгарды димме. Бу дөньяда әле кирәк булуымны тойдым. Беренче чиратта балаларыма, гаиләмә. Инде хәзер Алёнаның балалары өчен дә җаваплымын. Яллар килеп чыктымы, үземнең һәм аның кызларын алып берәр җиргә чыгабыз, вакытны күңелле итеп үткәрергә тырышабыз. Этебез Арчи белән паркларда йөрибез. Бер юаныч ул безгә. Үзем дә сизәм, Эмилия һәм Диләрә белән күбрәк аралашабыз кебек. Кечкенә кызым Злата көнләшеп тә ала кайчак (елмая). Олы кызларым Арина һәм Ярославага инде 19 һәм 14 яшь. Алар күпчелек үз көйләренә йөриләр. Әйтергә кирәк, әнисез калгач, Эмилия үзен ничек тә кулда тота кебек. Ә менә кечкенәсенә авыррак. Рафаэль дә Алёнаны бик юксына. Шкафтагы киемнәрен күрсә дә күзләре яшьләнә», – дип сөйләде Юрий Филипов. 

Гаделлек хакына көрәш
Туганда әнисез калган Ранэль күптән түгел Казанда чираттагы дәвалануларын алып кайтты. Аның белән анда әбиләре чиратлап кала. Чаллыда да сабый белән хастаханә юлында йөриләр. Хәзер Ранэльны әтисе массажга йөртә. Юрий Филипов бу вакытта документ, суд эшләре белән мәшгуль. Тәҗрибәле юристны яллаганнар. «Табиблар ялгышы аркасында зыян күргән күпме аналар, балалар бар. Үзләре, сабыйлары гарип кала. Үлүчеләр аз түгел. Миңа да нинди генә хәлләр сөйләп язмыйлар. Күз яшьләрсез укып та булмый. Тик эш судка барып җитә алмый. Кеше йомыла, үз кайгысына «бата». Мондый мәсьәлә буенча суд практикасы юк. Шул рәвешле күпме җинаять ачыкланмый кала дигән сүз бит бу, – ди абый кеше. – Шәһәрдә кирәкле экспертлар юк. Аленаның табиблар ялгышы аркасында үлгән булуын Мәскәү белгечләре тикшерә. Видеоязмаларда бар да ачык күренә. Әмма медицина карталарын тикшерү тоткарлый. Ким дигәндә тагын бер ел дәвам итәчәк әле суд эшләре».

Юрий Филипов, расланган очракта, берьюлы берничә гаепләнүчене җитди хөкем көтәчәген әйтте. Күренеп тора, ир-ат хәзер зур һәм мөһим көрәштә. Гаделлек хакына. Хәерле булсын!

Фотолар Юрий Филиповтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев