ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга өнди
Каршы як полосага чыгу белән бәйле хәрәкәтләр ясамаска, шулай ук автомобильләр арасын арттырырга киңәш итәләр.
Бүген, 2 февральдә, Татарстан юлларында бозлавык көтелә. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне аеруча сак булырга чакыра, дип хәбәр ителә Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең Telegram-каналында.
Машина йөртүчеләргә куркыныч маневрлардан сакланырга, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле хәрәкәтләр ясамаска, шулай ук автомобильләр арасын арттырырга киңәш итәләр.
Машинаның техник торышына, аеруча тормоз системасына һәм шиналарга игътибар бирергә кирәк.
Татарстанның ЮХИДИ хезмәте юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев