ЮХИДИ штрафларын яңа ысул белән түләп була
Яңалыклар тасмасы

ЮХИДИ штрафларын яңа ысул белән түләп була

Бу очракта комиссия дә алынмый.

ЮХИДИ штрафлары турында хәбәрләр хәзер «ВКонтакте» социаль челтәре һәм VK Мессенджеры аша да килеп ирешәчәк. Шунда ук штрафларны комиссиясез түләү мөмкинлеге дә барлыкка килгән. Анда штраф карары белән танышырга, ә кагыйдә бозуны төшергән фотоларны Дәүләт хезмәтләре порталында карарга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясенең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр итә.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ штраф закон

Нет комментариев