Яңалыклар тасмасы

Июльдән пенсия арта

“Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турындагы” федераль канунга үзгәрешләр керү сәбәпле балигъ булмаган балаларны тәрбияләүчеләр, йә опекун пенсионерларның 1 июльдән пенсияләре артачак.

Хәзерге вакытта опекун-пенсионерлар, тәрбиягә бала алу турындагы килешү нигезендә, бала тәрбияләүчеләрнең пенсияләре бары опекунлык вакыты чыканнан соң гына индексацияләнә иде.


Татарстан пенсия бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, бу яңалык республикада 300 пенсионер ата-анага кагылачак. 15 июньгә кадәр пенсия фонды опекун-пенсионерларның исемлеген төзиячәк.

 

 

Чыганак: Шәһри Казан


Нет комментариев