Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Изге айда – әти-бабаларының туган төбәгендә

Салагыш авылында Мәскәүнең игелекле эшмәкәре, “Татар штабы” җитәкчесе Рөстәм Ямалиев ифтар ашы уздырды.

Салагыш авылында Мәскәүнең игелекле эшмәкәре, “Татар штабы” җитәкчесе Рөстәм Ямалиев ифтар ашы уздырды. Мәҗлескә  Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе, Ижау калаларыннан, районыбызның Красный бор, Кичкетаң, Ямурза, Уразай, Салагыш авылларыннан Ямалиевның туганнары, якыннары – 50гә якын кардәшебез килде.

Мәскәүдән ифтар ашы уздырырга махсус кайткан милли һәм туган җанлы милләттәшебез әнисенең туып-үскән авылы Мәдьярдә, мәчете төзү эшендә зур булышлык иткән Красный борда, бабасының туган авылы Уразайда һәм туганнары җирләнгән Салагыш, Ямурза авыл зиратларында аларның каберләрен зиярат кылган.

Вәгазьне Уразайдан Бибел хәзрәт Ибраһимов укыды. Җәннәткә керүне өмет итеп, җәһәннәм утыннан куркып дини кануннар буенча гомер кичерергә кирәклеге турында бик үтемле итеп сөйләде ул. Моңлы азан яңгыраганнан соң авыз ачкач, ахшам намазы укылып дога кылынды. Ифтарда Коръән аятьләре дә укылды.

Рөстәм Фаиз улы изге ашка килүчеләргә, Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиевка, имам-хатиб Данис хәзрәт Халитовка, аш-су осталарына, ерак араларны якын итеп кайткан туганнары –“Шәкертнекеләр”гә рәхмәт әйтте. Мондый чарада балаларның һәм яшьләрнең елдан-ел артуына сөенүен белдерде. Мәскәүдәге “Татар штабы”ның киләчәктә дә татар халкының телен, традицияләрен, мәдәниятен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә зур максатлар куеп, армый-талмый хезмәт итәчәген хәбәр итте. Ул җыелучыларга “Казан утлары“, “Сөембикә“, “Мәгариф“ журналлары, китап һәм газеталардан торган бүләк ясады.

Туган авылындагы ифтар ашында Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев та катнашты.

Август аенда Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгын бәйрәм итәргә җыенабыз. Мәскәүдән 18 кешелек делегеция составында милләт һәм туган тел язмышы өчен янып яшәүче, искиткеч талантлы оештыручы-җитәкче, зур шәхес Рөстәм Фаиз улы Ямалиев та бар. Бу – аның милләтебез каршында башкарган эшләренең зурлыгын бәяләү һәм аңа  хөрмәт билгесе, – диде Салагыш егете Марс Тукаев.

Изге ашка килгән һәр мөселман, барлык туганнары исеменнән әтисенең энесе Фәем ага, республика мәдәният хезмәткәрләре исеменнән Әлфия Хәбибуллина Казан артистларын Мәскәүдә каршы алучы һәм гастрольләрен оештыруда ярдәм итүче фидакарь зат Рөстәм Ямалиевка эшендә уңышлар, үзенә һәм якыннарына сәламәтлек теләделәр.

Асия Корбангалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев