Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Изге Болгар җыены»нда 3 гаиләгә хаҗга юллама уйнатачаклар

Үзең белән бары тик паспорт кына алырга кирәк.

19 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены – 2024» узачак.  

Быел ТР мөселманнары Диния нәзарәте беренче тапкыр программага түбәндәге чараларны кертеп җибәрә:

“Тәүбә” чарасы – җәмәгать белән тәүбә кылу тәүге мәртәбә Изге Болгар җыенының төп, кульминацион өлеше булачак һәм киләчәктә әлеге мөселман форумын уздыруның төп максатына әйләнер, дип ниятләнә. Бу чара җыенның дини характерын көчәйтергә һәм мөселманнарны күбрәк җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. 
“Тәүбә” чарасы Кече манара янында якынча 9:30 сәгатьтә уза. Аны күп еллар дәвамында оештыручы, Россиянең Үзәк өлеше мөфтияте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин алып барачак. Баш мөфти мөселманнарга ихластан тәүбә кылырга һәм Аллаһтан гөнаһларын гафу итүне сорап дога кылырга чакырып мөрәҗәгать итәчәк.

Җыелышта Татарстан Мөфтие һәм мөхтәсибләре, Татарстан Диния Нәзарәтенең һәм Россиянең Үзәк Диния Нәзарәтенең барлык имамнары, шәкертләр, Халыкара «KazanForum» икътисади форумы кунаклары, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар һәм барлык теләүчеләр катнашачак. 

        2. Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында 3 гаиләгә хаҗга юлламалар уйнату. Юлламалар өйлә намазыннан соң ук (якынча 12:30-13:30 сәгатьләрдә) Истәлек билгесе янындагы сәхнәдә уйнатыла һәм гаилә парлары арасында 2 этапта уза. Гаилә парларының икесенең дә Изге Болгар җыенында катнашуы шарт итеп куела. 

Акция мөселман җәмәгатьчелеге игътибарын гаилә кыйммәтләренә юнәлтергә, аларны популярлаштырырга, Татарстан мөселманнары тормышындагы төп вакыйгаларның берсенә бергә килгән гаилә парларына хөрмәт күрсәтергә, шулай ук мөселманнарда киләчәктә гаилә кору һәм ир-хатыннарда үзара җылы мөнәсәбәтләрне ныгыту теләген көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Юлламаларны уйнатуда катнашу өчен, гаилә парларына 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр оештыручы өстәленә килеп теркәлергә кирәк булачак. Оештыручы өстәле Истәлек билгесе янындагы мәйданга керү юлындагы металл рамкалардан соң ук урнашачак. Теркәлүчеләр оештыручыга рәсми никахны раслаучы ЗАГС штампы (мөһере) сугылган РФ гражданнары паспортларын күрсәтергә тиеш. Теркәлү узганнан соң, гаилә парына юллама уйнатуда катнашу хокукы бирә торган билет тапшырылачак.

Беренче этапта, оештыручы, бүләк уйнатуда җиңүчеләрне билгеләү өчен, сәхнәдә барабанны әйләндерәчәк һәм аннан бер-бер артлы уникаль номерлар язылган очраклы 15 билетны алачак. 15 сайлап алынган гаиләгә бүләккә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортыннан китаплар җыелмасы тапшырылачак. 

Әгәр дә жирәбә нәтиҗәсе игълан ителгән вакытта җиңүчеләр 1 минут эчендә үзләрен күрсәтмәсә һәм сәхнәгә чыкмаса, оештыручы нәтиҗәне юкка чыгарачак һәм бүләк яңадан уйнатылачак. 

Икенче этап 1нче этапның 15 җиңүчесе арасында узачак: оештыручы, барабанны әйләндереп, аннан бер-бер артлы уникаль номерлы очраклы 3 билетны алачак. 3 җиңүче гаилә парына 2025 елда «Комфорт» программасы буенча 2 шәр кешелек хаҗга юллама алу өчен 3 сертификат тапшырылачак.

3. Моннан тыш, Нәзарәтнең Изге Болгар җыены программасына гадәттәгечә Җәмигъ мәчеттә җәмәгать белән намаз кылу, хәләл ярминкә уздыру, «Хозур» нәшрият йортында басылган китаплар сату, яулык бәйләү һәм чалма чалу белән бәйле чараларны оештыру кертелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев