Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Изге күңеллеләр ярминкәсе

Мәгълүм булганча, быел җәй шәһәребезгә Ростов өлкәсеннән качак статусы алган 200дән артык украин кешесе килде. Аларның 58е - балалар. Хакимият ярдәме белән, вакытлыча булса да, аларның торак мәсьәләсе хәл ителде, 400гә якын эш урыны булдырылды. Әйтергә кирәк, ярдәм чаралары әле бүгенге көндә дә дәвам итә. Шунысы куанычлы - хәйрия эшләренә...

Мәгълүм булганча, быел җәй шәһәребезгә Ростов өлкәсеннән качак статусы алган 200дән артык украин кешесе килде. Аларның 58е - балалар. Хакимият ярдәме белән, вакытлыча булса да, аларның торак мәсьәләсе хәл ителде, 400гә якын эш урыны булдырылды.

Әйтергә кирәк, ярдәм чаралары әле бүгенге көндә дә дәвам итә. Шунысы куанычлы - хәйрия эшләренә үзләре теләп алынучылар да шактый. Шәһәребезнең 21нче мәктәбе укытучылары, укучылары һәм ата-аналары әнә шундыйлардан. Узган шимбәдә алар бердәм төстә хәйрия акциясе үткәрделәр. Аның кысаларында балалар үзләре ясаган кул эшләреннән, әти-әниләре ярдәме белән әзерләгән тәм-томнардан торган кечкенә генә ярминкә оештырдылар. Чарадан җыелган барлык акча, ә бу исә 20 мең сум, әлеге мәктәптә белем алучы украина балаларының ашханәдә агымдагы уку елында туклануы өчен тотылачак.

"Бу безнең беренче генә ярминкә түгел, узган ел шулай ук бердәм төстә Кырым балаларына ярдәм иткән идек. Язын шәһәребезнең "Ватан-ана" мемориал комплексын төзекләндерү эшләре өчен дә матди булышлык күрсәттек. Киләчәктә дә әлеге юнәлештә нәтиҗәле эш алып барырга уйлыйбыз. Белем бирүдән тыш, без кечкенәдән үк балаларның күңелләренә шәфкать орлыклары да чәчәргә тиеш бит әле", - ди мәктәп җитәкчелеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X