Галимнәр геомагнит үзгәрешләр берничә көн дәвам итәргә яки аерым вакыт аралыгында кабатланып торырга мөмкин дип фаразлый.
7 ноябрьгә каршы төндә Җирдә магнит давыллары булырга мөмкин. Моңа Кояштан килгән плазма агымы сәбәпче булачак. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты һәм Себер бүлегенең Кояш-җир физикасы институты галимнәре хәбәр итә.
Белгечләр фаразлавынча, плазма агымының алгы чиге җиргә килеп җиткәч, геомагнит дулкынланулар башланачак. Җир бу агым эченә 6 ноябрьдән 7 ноябрьгә каршы төндә керәчәк һәм ким дигәндә биш тәүлек дәвамында аның йогынтысында булачак. Җирнең магнит кыры тулысынча тотрыклану 13-14 ноябрьдән дә иртәрәк булмас дип көтелә. Бу хакта лаборатория хәбәрендә әйтелә.
Магнит давыллары вакытында үзегезне начар хис итсәгез, физик һәм эмоциональ киеренкелектән сакланыгыз, күбрәк ял итегез, йокы режимын бозмагыз һәм җитәрлек күләмдә су эчегез. Кан басымы белән бәйле проблемалары булган кешеләргә сәламәтлекләренә аеруча игътибарлы булырга, табиб билгеләгән даруларны вакытында кабул итәргә киңәш ителә.
Шулай ук баш авырту, хәлсезлек һәм кан басымы үзгәрү кебек билгеләрне бары тик магнит давыллары белән генә бәйләргә ярамый. Үзегезне начар хис иткәндә, табибка мөрәҗәгать итү мөһим.
Нет комментариев