Тагын пенсияләр арта
Яңалыклар тасмасы

Тагын пенсияләр арта

Апрель аенда лаеклы ялдагы 4 млн кешенең пенсиясе үзгәреп киләчәк.

Хөкүмәт карары буенча, 2023 елның 1 аперелендә пенсияләр 3,3 % индексацияләнә.

1 апрельдән башланачак үзгәрешләр дәүләт пенсия тәэминаты буенча социаль пенсия алучыларга кагылачак. Төгәлрәк әйткәндә: 1, 2 һәм 3 группа инвалидларына, инвалид балаларга, аз хезмәт стажына ия яки беркайчан да эшләмәгән өлкән яшьтәгеләргә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, блокада кичкән инвалидларга, чернобыльчеләргә, бер яки әти-әнисен икесен дә югалткан балаларга һәм башка категория пенсионерларга.

Шулай ук апрельдә кайсыбер хәрби пенсионерларга да түләүләр үзгәреш кичерәчәк.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев