“Каган алтыны”нда безнекеләр җиңде
Пьедесталның барлык баскычларында Чаллы егетләре биләде.
Әстерхан өлкәсендә Россия чемпионатының ралли-рейд буенча этабы тәмамланды. “Каган алтыны” ралли-рейдында шәһәребезнең “КАМАЗ-Мастер” командасы да катнашты. Спортчылар бу юлы да сынатмадылар. Пьедесталның барлык баскычларында Чаллы егетләре биләде.
Ярыш җиңүчеләрен ярышларның соңгы 4нче махсус участогындагы узыш билгеләде. Вакытны нәтиҗәле файдалану, осталык һәм үҗәтлек нәтиҗәсендә Дмитрий Сотников экипажы (штурман Руслан Әхмадеев һәм механик Илгиз Әхмәтҗано) гомуми исәп буенча җиңү яулады.
Махсус участок финишында җиңүчеләрне “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Сергей Когогин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина каршы алды. Автогигант җитәкчесе экипажларның әзерлеген һәм спорт машиналарын камилләштерүне һәм аларның көндәшлеккә сәләтле техник булуын югары бәяләде.
“Каган алтыны” - Согуд Гарәбстанында узачак “Дакар-2021” раллие алдынннан автомобильләрне сынау өчен менә дигән чара. “Каган алтыны”нда Антон Шибалов һәм Андрей Каргинов экипажлары икенче, өченче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев