Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кагыйдәләрне бозмасаң – штраф түләмәссең

Бүгенге көндә Чаллыда 8 проспект киселешндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны 3-5 видеокамера күзәтә.

Алар автомат режимда кагыйдәләрне бозучыларны теркәп бара. Аннары элемтә бүлекләре яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша автомобиль хуҗаларына хатлар җибәрелә. 

Чаллыда түбәндәге юл киселешләрендә видео камералар эшли: Халыклар дуслыгы- Мәскәү, Автозавод-Сөембикә, Тынычлык- Халыклар дуслыгы, Хәсән Туфан-Сөембикә, Вахитов-Сөембикә  проспектлары.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, әлеге камералар нәтиҗәсендә юлда йөрү  кагыйдәләрен бозучылар саны кимегән. Бу эш дәвам итә, финанслар табылгач, калган проспектларга да видеокүзәтү җайланмалары куелачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы