Кайда күпме эчәләр?
Тикшеренү нәтиҗәләре билгеле.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2024 елда кайсы илдә җан башына күпме алкоголь туры килүен билгеләде. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, иң эчүче ил булып Румыния танылган. Монда кеше башына елына 17 литр алкоголь туры килә икән. Аннан соң Грузия (14,3 литр), Чехия (13,3 литр), Латвия (13,1 литр). Бишенче урында ике ил – Уганда һәм Германия. Икесендә дә кеше башына елына уртача 12,2 литр алкоголь туры килгән.
Россия кайда соң, дип аптырагансыздыр. Әле 8 ел элек эчүчелек рейтингларында беренче бишлеккә керә торган идек. Бу юлы 29 урында. Кеше башына елына уртача 10,4 литр алкоголь туры килә.
Иң аз эчүче илләр дип Иордания (0,3 литр), Марокко (0,5 литр), Малайзия (0,8 литр), Таҗикстан (0,9 литр), Төркия (1,8 литр), Азәрбайҗан (2 литр), Үзбәкстан (2,6 литр) табылган.
Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы эчми торган илләр исемлегенә Кувейт, Әфганстан, Мисыр, Пакистан, Согуд Гарәбстаны, Ливия, Йемен, Индонезия Сомали, Мавритания һәм Бангладешны кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев