Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кайнар су бетә

Эшләр берничә этапта башкарылачак.

11 майдан Яр Чаллыда җылылык челтәрләрен опрессовкалау башлана. Фатирларга кайнар су бирүне туктатып,  734 км җылылык челтәренең тыгызлыгын һәм ныклыгын гидравлик сынау үткәрелә. 

Эшләр берничә этапта башкарыла. Норматив буенча кайнар су бирүне туктату  14 көннән артмаска тиеш. 

11 майдан Комсомол районында җырылык торбаларын сынап, кимчелекләрне бетерү эше башлана. 
Сидоровка, ГЭС, бистәләре Мәләкәс аръягының 20, 21, 22   микрорайоннарында, Гостев урамындагы 7, 7а, 7б йортларында яшәчеләр, шулай ук БСИдагы объектлар вакытлыча кайнар сусыз кала. Эшләрне 24 майда тәмамларга җыеналар. 

24 майдан опрессовкалауның икенче этабы башлана. 4-17 июльдә ЗЯБ, Мәләкәс аръягының 20А микрорайоны, 25/03, 25/05, 25/06,  25 комплекстагы башка йортларда һәм Назыйм Якупов урамында яшәүчеләргә кайнар су бирү туктатыла. 

Яңа шәһәрдә гидравлик сынауларның беренче этабы 23 майдан 5 июньгә кадәр дәвам итә. Бу вакытта 23, 24, 25, 46, 47, 48, 50, 51, 61, 63, 64, 65, 69, 22 бистәләр (22/01, 22/02, 22/02А, 22/06, Оранж-Фитнес биналарыннан тыш), 23/05(1), 23/07 (бл. В, Г, Д) йортлары, «Солнечный» торак комплексының Б блогында кайнар су булмый. Шулай ук 47нче бистәнең 02, 08, 14, 31, 35, 36-1, 36-5, 36-6; 49нчы бистәнең күпкатлы  йортларында (49/03, 49/05, 49/06, 49/10, 49/11, 49/15 йортларыннан тыш) яшәүчеләр кайнар сусыз торачак. 52нче бистәдә 52/20а, 52/21, 52/23, 52/27, 52/28, 52/29 йортларында, ә 53нче бистәдә 53/21г, 53/26, 53/27, 53/28, 53/30, 53/42, 53/44 йортларында кайнар су бирү туктатылмый. 

Яр Чаллы җылылык челтәрләре компаниясе график үзгәрүе турында өстәмә хәбәр итәчәк. Энергетиклар вакытлыча кыенлыклар өчен халыктан гафу үтенәләр. 

Июнь, июль, август айларында да кайнар су бирү туктатылачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак-коммуналь хуҗалык тарифлар кайнар су