Кайнар су кайнар түгел...
17 нче комплекста яшәүчеләр зарлана
17/10 һәм 17/01 йортларында яшәүчеләр Татарстан Республикасы Торак Инспекциясенә «Ремжилстрой» ҖЧҖ идарә компаниясенең эшчәнлегенә карата шикаять белән мөрәҗәгать иттеләр. Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, гомуми милекнең сакланышы һәм күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләр сыйфаты белән бәйле җитди кагыйдә бозу очраклары ачыкланган.
17/10 йортында:
• Техник хезмәт күрсәтүгә һәм профилактик эшләргә тиешле игътибар бирелми.
• Чорма конструкцияләре, түбә һәм су агызу системасының начар хәлдә.
• Йортның бер подъездында, 12нче катта даими яңгырлар аркасында стенадагы буяу купкан, штукатуркага зыян килгән.
• Электр кабельләре асылынып тора, электр щиты ябык түгел.
• Подвалда чүп-чар.
17/01 йортында:
• Кайнар су белән тәэмин итүнең сыйфаты тиешле дәрәҗәдә түгел.
• Фатирларда кайнар су температурасы +53,3° тан +55,6°Cкә кадәр үзгәрә, бу Санитария нормаларыннан ( +60…+75°C)күпкә түбән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, «Ремжилстрой» директорына 17/10 йортында тиешле шартлар тудырмаган өчен 70 мең сум штраф салынган.
Шул ук вакытта 17/01 йортында кайнар су температурасының түбән булуы сәбәпле идарә итүче оешма 50 мең сум штраф түләргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев