Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кайнар су тәүлек эчендә бирелерме?

Опрессовкалауның соңгы этабы башлана

Иртәгә Чаллыда җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның соңгы этабы башлана.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, объектларда һәм торак йортларда кайнар су бирү 15 августта иртәнге сәгать 9да туктатыла. Гидравлик сынаулар 28 августка кадәр дәвам итә. 

«Җылылык челтәрләрендә зыян күргән урыннар булмаса, кайнар су тәүлек эчендә бирелә. Кимчелекләр ачыкланган очракта шәһәрдәшләр 4 көн кайнар сусыз торырга мөмкин», – диде Илья Зуев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак-коммуналь хуҗалык кайнар су