Узган ел "Шәһри Чаллы" газетасы матур бәйрәм "Калфаклы бәйге" үткәрде. Шуның җиңүчесе ТНВ каналының танылган телетапшыруында катнашты.
"Калфаклы бәйге"дә Кукмара районы Чишмә-Баш авылыннан Гөлшат Мөхәммәтҗанова җиңде. Октябрь аенда без барлык катнашучылар өчен җылы очрашу оештырдык. Сәхнәдән Гөлшат ханыма төп бүләк - махсус бәйге өчен чигелгән калфак тапшырдык.
Шушы истәлекле баш киемен киеп, Гөлшат ханым ТНВ каналының "Башваткыч" тапшыруында катнашты.
Тапшыруны ТНВ каналында бүген, 23 гыйнвар 18.00 сәгатьтә карагыз!
Нет комментариев