«Калфаклы бәйге» – зур сәхнәдә
Катнашучыларны бәйрәмгә чакырабыз!
«Шәһри Чаллы» газетасы 25 июньдә «Калфаклы бәйге» дип исемләнгән өр-яңа проектка старт биргән иде. Бәйгенең шарты бик гади иде – калфак киеп төшкән фотоларны җибәрергә генә кирәк булды. 1 ай дәвамында газета укучыларыбыз басмабызның интернет сайтында (http://shahrichalli.ru/) катнашучылар өчен актив тавыш бирде. Җиңүчебезне нәкъ менә газета укучылары билгеләде. Абсолют җиңүче дип Кукмара районы Чишмәбаш авылыннан Гөлшат Мөхәммәтҗанова табылды. Аның өчен сайтта 1923 кеше тавыш бирде.
Конкурста 42 кеше актив катнашты. Ә алар өчен җан атучылар тагын да күбрәк булды. Шунысы кызыклы: бәйгебез, чын мәгънәсендә, россиякүләм дәрәҗәгә күтәрелде. Ни өчен дигәндә, фотолар җибәрүчеләр арасында Чаллыдан гына түгел, ә Татарстанның төрле районнарыннан, шул исәптән, Теләче, Алабуга, Тукай, Кайбыч, Минзәлә, Азнакай, Кукмара, Әтнә, Актаныш һәм Казан шәһәреннән дә милләттәшләребез бар иде. Бу гына да түгел, Башкортстанның Чакмагыш районы һәм илебез башкаласы Мәскәүдән дә фотолар килде. Иң яшь катнашучыга нибары – 10 ай, ә иң өлкәненә – 84 яшь иде.
Боларның барысын да истә тотып, без, газета хезмәткәрләре, «Калфаклы бәйге» конкурсының бүләкләү өлешен зурлап, тантаналы шартларда уздырырга уйладык. Барлык катнашучыларны 24 сентябрь көнне Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясенә чакырып калабыз. Бу көнне «Калфаклы бәйге»гә йомгак ясалачак! Сезне күңелле тамаша, матур концерт номерлары, бүләкләү тантанасы, тәмле сыйлы чәй өстәле көтеп торачак. Бәйрәм сәгать 14.00дә башлана. Моннан тыш, гимназия бинасында сәгать 13.30да махсус ярминкә дә оештырылачак. Сез укучылар һәм төрле өлкәдәге чакырылган осталар тарафыннан ясалган кул эшләнмәләре, тәмле ризыклар сатып ала алачаксыз, мастер-классларда катнашу мөмкинлеге дә булачак.
Бәйрәмгә рәхим итегез!
Гөлия Ибатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев