“Калфаклы бәйге”без уңышлы гына дәвам итә
Яңалыклар тасмасы

“Калфаклы бәйге”без уңышлы гына дәвам итә

Ин­с­таг­рам дус­ла­ры­быз “Кал­фак­лы бәй­ге”­гә кил­гән фо­то­лар­га лайк ку­еп, те­ләк­тәш­лек бел­де­рү­лә­рен дә­вам итә.

40тан артык катнашучы арасыннан иң күп игътибар яулаучы - Минзәлә районы Бикбау авылыннан Зөһрә апа Сагертдинова. Аңа 84 яшь. Тормыш иптәше Мирзанур абый белән бергә яшәүләренә 64 ел. Аларның бергә төшкән фотоларын 3 меңнән артык кеше карады.

“Сөбханаллаһ!”, “Бик матурлар сез!”, “Иманым камил, чәчкәне бабай үзе үстергән, тигез гомер итегез!” дип яздылар комментарийларда.

Исегезгә төшерәбез, 25 июльгә кадәр рәсми сайтыбызда әлеге бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирү бара. Анда керү өчен сылтама – http://shahrichalli.ru/contest/kalfakly-byge-iglan-itbez

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


инстаграм яңалыклары

Нет комментариев