Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Калмаш юлында авария: 5 кеше хастаханәгә озатылды

Балалар да бар.

Кичә кичке сәгать 7дә Калмаш авылына таба юлда коточкыч авария булды. Бу хакта Тукай районы Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Шамил Ганиев хәбәр итте. "Тойота ISIS" автомобиле «Киа Рио» машинасы белән бәрелеште. "Тойота" хуҗасы юл бирми. Ике автомобиль дә танымаслык хәлгә килә. Йөртүчеләр һәм пассажирлар шактый имгәнүләр ала. 

Аеруча «Киа Рио»ның 28 яшьлек йөртүчесе һәм 29 яшьлек пассажиры зыян күрә. Егетнең аягы сына, кызның эчәкләре җәрәхәтләнә. Алар операция кичерәләр.

«Тойота ISIS»ның 40 яшьлек хуҗасына, 6 һәм 12 яшьлек пассажирларга да (кыз һәм малай) медицина ярдәме кирәк була. 

Шуны искәртергә кирәк, «Тойота ISIS» машинасының теркәлү номерлары булмый.

Фото Дәүләт автоинспекциясенең Тукай районы бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспорт һәлакәте