Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Кама Аланы башлыгына өй аресты билгеләделәр

Ул iPhone алуда шикләнелә.

Түбән Кама районы Кама Аланы поселогы башлыгы Ринат Сәлахетдиновка 2 ай өй аресты билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, ул ришвәт алуда шикләнелә. «Водоканал» предприятиесе директоры, җирле депутат Денис Леушин аңа iPhone тапшыра. Кыйммәтле телефон «Наш дом Камские Поляны» ҖЧҖ җитәкчесе, поселок идарәчесе Екатерина Медниковадан була. Хокук сакчылары белдерүенчә, моның өчен поселок башлыгы башкарылган эшләр буенча актларга кул куярга ярдәм итәргә ышандыра. 

iPhone 16 Pro телефонының бәясе 108 мең сум. Аксессуарлары 10 мең сумлык. Ришвәтнең гомуми бәясе 118 мең сумны тәшкил итә. Судта Ринат Сәлахетдинов гаебен таныды. 

Сәлахетдинов 1970 елда Баулы районының Урыссу поселогында туып үскән. Уфа дәүләт нефть университетын тәмамлаган. Кама Аланы поселогын 2020 елдан бирле җитәкли. Өйләнгән, ике баласы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев