Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кама елгасына көймә белән чыгарга ярыймы?

Чаллы инспекторлары тикшерүләр үткәрә.

25 апрельдан Кама елгасына су транспорты белән чыгу рөхсәт ителә. Бу хакта ГИМСның Чаллыдагы бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногыманов хәбәр итте. Хәзерге вакытта инспекторлар рейдлар үткәрә. Яхта, катерлар торышын, документларны тикшерә. Понтоннарны карый. Коену сезоны башланыр алдыннан Чаллы һәм Тукай районының 8 көймә станциясен тикшереп чыгарга ниятлиләр. 

Инспекторлар куркынычсызлык чараларын да күрергә чакыра. Суда такталар, бүрәнәләр йөзә. Куркыныч яный торган башка әйберләр дә очрату ихтимал. Шуңа күрә игътибарлы булырга кирәк. Яхта-катерларга утырганда коткару жилетлары кию мәҗбүри. Алар булмаган очракта, катер йөртүчегә 20 мең сумга кадәр штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көймәләр