Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кама елгасында бәхетсезлек

Вакыйга урынына коткаручылар килгән.

Коткаручылар Кама елгасында ир-ат мәетен тапкан. Ул балык тоткан вакытта суга батып үлгән. Бу хакта  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Вакыйга Лебяжье авылы янында булган. Ведомство хезмәткәрләре елгадан 29 яшьлек ир-атның мәетен судан чыгарган һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Соңгы тапкыр әлеге ир-атны 3 июньдә көндез шушы тирәдә көймәдә күргән булганнар.

Якынча мәгълүматлар буенча, ул көймәдән егылып төшкән һәм суга баткан. Искәртеп узабыз, ир-атның коткару жилеты да булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев