Кама елгасында ир-ат мәете таптылар
Аңа 52 яшь.
Кама елгасы өстенә калкып чыккан ир-ат мәетен үтеп баручы күреп ала. Ул тиз арада полиция хезмәткәрләрен һәм табибларны чакырта. Әмма ир-ат исән булмый. Хокук сакчылары әйтүенчә, аңа 52 яшь. Тәнендә кыйналган эзләре юк. Батып үлгәнме, юкмы - билгесез. Хәзерге вакытта тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев