Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Камал театры нигә Чаллының концерт залына килми?

Сара Садыйкова исемендәге концерт залы директоры Фәнил Салихов җавап бирде.

Чаллының мәдәният учреждениеләрендә яңа иҗади сезон башлана. Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы директоры, Татарстанның атказанган мәдәният сарае директоры Фәнил Салихов яңа сезондагы планнары турында сөйләде.  

– Концертлар залында да яңа иҗат сезонын яшьләр өчен Хәбибнең шоу-тамашасы белән башлап җибәрдек. Аннары киләсе елның маена кадәр сәхнәгә бер-бер артлы Россиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның күренекле артистлары чыгачак. Аллаһка шөкер, концертларга Чаллы халкы яратып йөри.

– Эстрада концертларыннан тыш, тагын нинди чаралар көтелә?
– Бездә традицион шәһәркүләм бәйрәмнәр, спектакльләр дә була. Балалар өчен концерт һәм сәхнә әсәрләре дә күрсәтелә. Россиянең данлыклы бию һәм балет төркемнәре дә теләп чыгыш ясый. Дөрес, кайбер иҗади коллективларга көннәр дә җитми. Без декорацияне еш алыштырмый торган театр коллективларын да кабул итәбез. Әмма чын күңелдән бирелеп карый торган, күләмле спектакльләрне куяр өчен без «Энергетик» һәм «КАМАЗ» мәдәният сарайларын тәкъдим итәбез. Чөнки бездә моның өчен техник мөмкинлекләр юк. Шул сәбәпле, без Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры спектакльләрен дә тамашачыларыбызга күрсәтә алмыйбыз. 

– Нинди яңалыклар бар?
– Быел бездә беренче тапкыр Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова концерты була. Бер елны бездә җитди чара үткәрелү сәбәпле, аның концертын күчерергә туры килде. Ул «Энергетик» мәдәният сараенда чыгыш ясады.  Быел бездә була. Томск шәһәреннән бер коллектив Яңа ел каникулларында балалар өчен спектакльләр белән килергә теләк белдерде. 

– Илсөя Бәдретдинова ел саен көз көне яңа программасын күрсәтә иде. Быел килми. Әллә үпкәләдеме?
– Үпкәләмәде, ул Чаллыга яңа программасы белән 2026 елның язында киләчәк. 

– Фәнил Сабирович, залга кайчан ремонт ясалыр икән?
– Капиталь ремонт проекты әзер. Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «2026 елда «КАМАЗ» мәдәният сарае белән Сара Садыйкова исемендәге концерт залын ремонтлыйбыз», – диде. Без аңа ышанабыз. Аллаһ боерса, шәһәрнең төп концерт залы танымаслык булып яңартылачак. Ул чагында без шәһәрдәшләребезгә күләмле, матур декорацияле спектакльләр дә тәкъдим итә алачакбыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капремонт Илсөя Бәдретдинова Чаллы мэры Концерт залы Камал театры