Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камал театры Чаллыга нинди спектакльләр алып килә?

Премьералар булачак.

24 февральдә шәһәрдә Г..Камал исемендәге татар дәүләт академия театры гастрольләре башлана. Коллектив тамашачылар яраткан спектакльләрдән тыш, өч премьера алып килә. Альберт Шакиров пьесасы буенча куелган «Сәфәр» спектаклен «Энергетик» мәдәният сараенда күреп булачак. Быел коллектив Орган залында күренекле композитор Рөстәм Яхин иҗатына багышланган «Театр & Музыка. Яхин»  музыкаль спектаклен тәкъдим итә. Әлеге проектны оркестрның баш Данияр Соколов белән режисеер Айдар Җаббаров эшләгән. Рөстәм Яхин романсларын театр артистлары башкарачак. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында күрсәтеләчәк «Малай, бүре һәм Шомбай»  спектаклендә дә артситлардан тыш, оркестр музыкнатлары да катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Г.Камал театры оркестр гастрольләр