“КАМАЗ” активистлары велопробегны Хәтер һәм кайгы көненә багышлап уздыра
Яңалыклар тасмасы

“КАМАЗ” активистлары велопробегны Хәтер һәм кайгы көненә багышлап уздыра

Велопробегка 22 июнь көнне сәгать иртәнге 4тә старт бирелә.

“КАМАЗ” яшьләре ел саен Хәтер һәм кайгы көненә багышлап, махсус велопробег оештыралар. Быелгы ел да искәрмә түгел. Велопробегка Ватан алдында үз бурычларын үтәгән сугышчылар мемориалы яныннан старт бирелә.  
Монда, 84нче лицей территориясендә, 22 июнь көнне активистлар Хәтер шәме акциясенә җыелалар, соңыннан исә ГЭС бистәсендә урнашкан Ватан-Ана һәйкәле янына кадәр велоколоннага тезелеп китеп барачаклар. Мәңгелек ут янына венок кую да планлаштырылган. 

 

Фото: Вести КАМАЗадан алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яшьләр

Нет комментариев