Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

КАМАЗ автомобильләре республиканың иң яхшы товарлары исемлегенә кертелде

Кайсы модельләр?

Республикабызда ел саен «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы оештырыла. Аның максаты – үзебезнең товар җитештерүчеләргә ярдәм итү. 
Катнашучыларны алты номинациядә бәялиләр: азык-төлек товарлары, халык өчен сәнәгать товарлары, җитештерү-техник билгеләнештәге продукция, халык өчен хезмәтләр, җитештерү-техник билгеләнештәге хезмәтләр, шулай ук халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре.
Быел конкурста Татарстанның 200дән артык оешма һәм халык һөнәрчелеге осталары катнашты. Алар арасында Чаллы предприятиеләре дә бар иде.
К5 буын КАМАЗ автомобильләре, шулай ук КАМАЗ Компас 5, Компас 9 һәм Компас 12 йөк машиналары «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре – 2026» конкурсы лауреатлары исемлегенә керде.
 «Җитештерү-техник билгеләнештәге хезмәтләр» номинациясендә «Мастер» Кама индустриаль паркы лауреат булды, ул җитештерү һәм офис биналарын арендага бирә.
Республика конкурсында җиңүчеләргә «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының федераль этабында үз продукцияләрен тәкъдим итү мөмкинлеге бирелә. Конкурска йомгак ел ахырында ясалачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «КАМАЗ» ГАҖ