«КАМАЗ» битлекләр җитештерүне башлап җибәрәчәк
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ» битлекләр җитештерүне башлап җибәрәчәк

Сәгатенә 2400 битлек җитештереләчәк.

«КАМАЗ» битлекләр җитештерүне башлап җибәрәчәк. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиһазлар завод территориясендә урнаштырылган. Яңа участок мәйданы — 80 кв.метр. Бүген автомат линиядә эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре бара.

Җиһазлар белән тәэмин итүче — Sinoped International (Liaoning) Co Кытай компаниясе., Ltd. Монда сәгатенә 2400 битлек җитештереләчәк. Материал сыйфатында спанбонд, мелтблаун, энәле полиэстер, резина һәм чыбык кулланылачак. Автомат линиясе өч сменалы режимда эшләячәк.

Чыганак: Татар информ

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев