Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ» гадәттән тыш хәлгә әзерме?

Предприятие территориясендә махсус коткару техникалары белән өйрәнүләр үтте.

Алабуга һәм Түбән Камага беспилотниклар һөҗүменнән соң «КАМАЗ» предприятиесе уяу тора. Теракт кебек гадәттән тыш хәл була калса, коткару хезмәтләре ярдәм итәргә әзерме? Моны белү максатыннан предприятие өйрәнүләр уздырды. Легенда буенча Автогигантның җитештерү корпусына беспилотник һөҗүм итә. Бина җимерелә, коммуналь челтәрләр зыян күрә һәм бер кеше җәрәхәтләнә. 

Өйрәнүләрдә йөк күтәрүче, инженер техникалар, электр, газ һәм су челтәрләре буенча техник бригадалар, «Чаллы су каналы», «КАМАЗ-Энерго», «КАМАЗэнергоремонт» һәм сәнәгать объектларын саклау үзәге катнашты. Алар авария урынында ничек эшләячәкләрен, җәрәхәт алган кешегә ничек ярдәм итәчәкләрен күрсәттеләр.

«КАМАЗ» ААҖ генераль директорының куркынычсызлык буенча урынбасары Сирень Галиәкбәров автогигант оешмалары һәм коткару хезмәтләренә югары бәя бирде. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга әзерлекне тагын да арттырырга кирәклеген ассызыклады. 

«КАМАЗ» ААҖ фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев