Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ» йөртүчесе һәлак булды

33 яшьлек шофер туктап торган йөк машинасының прицебына бәрелгән.

Кичә кич башкаланың Мәскәү районында юл-транспорт һәлакәте булды. Мәскәү районы Васильченко урамында «КамАЗ» йөртүчесе туктап торган DAF йөк автомобиленең ярымприцебына зур тизлектә килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә «КамАЗ» йөртүчесен машина кабинасы кыскан. Ул ашыгыч ярдәм бригадасы килеп җиткәнче урында  һәлак булган. 

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча материаллар процессуаль тәртиптә хәл итү өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тикшерү идарәсенә җибәреләчәк.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспорт һәлакәте кеше үлеме

Нет комментариев