“КАМАЗ-мастер” кабат куандырды
Әстерхан өлкәсендә үткән “Каһан алтыны-2018” Россия ралли-рейдлар чемпионатының икенче этабы “КАМАЗ-мастер” командасындагы Андрей Каргинов экипажының җиңүе белән төгәлләнде.
Чемпионатның өченче көне комнар һәм калкулыклары, көтелмәгән чатлары һәм борылышлары булган дала юллары белән истә калды. Камазлылар өчен мондый юллар зур сюрпризлар китермәсә дә, Эдуард Николаев автомобилендә ягулык трубкасының тишелүе кебек күңелсезлеккә юлыктырды. Югалган вакыт экипажны лидерлыктан мәхрүм итте. Шулай да гомүмкоманда нәтиҗәсе сөенечле: “КАМАЗ-мастер” экипажлары ярышларның йөк машиналары зачетында 3 беренче урын яулады. Ә абсолют зачетта камазлыларны бары тик джип категориясендәге Борис Гадасин гына уза алды. Узышларның җиңүчесе Андрей Каргинов экипажы, икенче урында Эдуард Николаев, өченче урын – Дмитрий Сотников экипажында.
Фото: пресс-служба мэрии Н.Челнов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев