"Камаз-мастер" командасы шәһәрдә беренче тапкыр грандиоз шоу тәкъдим итә
Бу атнада Чаллыда Яшьләр көне бәйрәм ителә.
Чара 30 июньдә шәһәр мәйданы территориясендә оештырыла, интерактив мәйданчыклар 16:00 сәгатьтән эшли башлый. Яшьләр көне кысаларында һәм «КАМАЗ-мастер» командасының 30 еллык юбилее уңаеннан, шәһәр халкы өчен спортчылардан уникаль шоу тәкъдим ителә.
Шулай ук программада «КАМАЗ» спорт йөк машиналары күргәзмәсен оештыру каралган. Күп тонналы йөк машинасында дрифт-шоу һәм хәрби машинаның трамплин аша сикерүе бәйрәмнең кульминациясе булачак. Руль артында - танылган команда спортчылары Эдуард Николаев һәм Айрат Мәрдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев