"КАМАЗ-мастер» командасында хатын-кызлар экипажы барлыкка килергә мөмкин
Бу хакта ТР Министрлар кабинетында узган пресс-конференциядә Владимир Чагин сөйләде
Яр Чаллыдан «КАМАЗ-мастер» командасы вакытлар узу белән хатын-кызлар экипажы белән тулылана ала. Аның барлыкка килүен коллектив җитәкчесе Владимир Чагин да кире какмый. Бу хакта ул, журналистларның сорауларына җавап биреп, ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә сөйләде.
- Ни өчен юк? Хатын-кызлар машина йөртү таныклыгын алып, үзләрен актив алып барганда, хәзер күпме хатын-кыз руль артына утыра. Бу 20-30 ел элек булган кебек сирәк күренеш түгел, - диде спикер. - Хәзер, киресенчә, хатын-кызлар руль артында ир-атларга караганда да күбрәк булалар. Ир-атларга караганда да алар үзләрен юлларда бик сабыр һәм төгәл тоталар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтиләр.
Ул 2001 елда классик зачетта «Дакар» раллиен тарихта беренче хатын-кыз откан иде.
Чыганак: Челны-биз
Фото: kamazmaster.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев