Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КАМАЗ ветераннарга бүләк әзерли

Бу бүләкләргә автогигантта озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан 153 кеше дәгъва кыла.

КАМАЗ Бөек Җиңү көне алдыннан үз ветераннарына пледлар һәм азык-төлек җыелмалары тапшырачак. Шулай ук аларның исәп-хисап счетына билгеле бер күләмдә акча да күчерәчәкләр. Бу бүләкләргә автогигантта озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан 153 кеше дәгъва кыла.  

Моннан тыш предприятие бүлекчәләрендә бәйрәм уңаеннан очрашу кичәләре һәм концертлар үткәрү дә күздә тотыла. Аларның иң зурысы 5 майда “КАМАЗ” мәдәният сараенда үтәчәк. Биредә сәнгать коллективлары шәһәрдәшләребезгә театральләштерелгән тамаша тәкъдим итәчәк. Чарага теләге булган һәркем килә ала. Кичә дәвамында тамашачыларга «Солдатик» дип аталган фильм да күрсәтергә уйлыйлар.
 

фото: https://automarketolog.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камаз килешү проект предприятие