Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ» волонтерлары Украина балаларын кинога алып барды

«КАМАЗ» җәмгыяте яшьләре советы ярдәме белән «Яхшы эшләр лигасы»ның волонтерлары Донбасстан күчеп китәргә мәҗбүр булган балаларны кинотеатрга алып барды.

«КАМАЗ» кунакханәсендә Донецк халык республикасыннан килгән 96 граждан яши, алар арасында – бер яшьтән 16 яшькә кадәр 24 бала бар. Персонал белән идарә итү, оештыру үсеше һәм корпоратив идарә буенча генераль директор урынбасары Жанна Хәлиуллина инициативасы белән Яшьләр Советы алар өчен кинотеатрына поход оештырды. Балалар "Иллюзиум" кинотеатрында "Финник" дип исемләнгән Россия тулы метражлы мультфильмын карады.

Моннан тыш һәр балага автогигантның 50 еллыгына чыгарылган "КАМАЗ" буенча сәяхәт: төзелештән алып машиналарга кадәр" исемле истәлекле балалар китаплары тапшырылды. Шундый ук китаплар «Жемчужина» санаториендә яшәүче балаларга да тапшырылачак.

Фото: ПАО «КАМАЗ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев