Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ»да эшләүчеләр фатирлы булды

Ачкычларны тапшыру тантанасына ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде.

Виктор Поляков урамында төзелгән йортны тантаналы рәвештә кулланылышка тапшырдылар. 170 фатирлы йортта "КАМАЗ" эшчеләре яшәячәк. Бүген аларга фатир ачкычларын тапшырдылар. Шәһәрдәшләрне котларга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде. 

"Бүген истәлекле көн. „КАМАЗ“хезмәткәрләре беренче йортка күченәләр. Бу - камазлылар өчен планлаштырылган алты аренда йортының беренчесе. Кадрлар барысын да хәл итә. Белгечләр әзерләү, аларны торак белән тәэмин итү - зур бурычларның берсе. Чаллыда сыйфатлы фатирлар төзи беләләр", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Барлык фатирлар тулысынча ясалган. Сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары - барысы да бар. Мебель, көнкүреш техникаларын һәм интерьер әйберләрен "КАМАЗ" заводы сатып алган. Аренда эшчеләргә 1 кв.м. өчен 225 сумга төшәчәк.

"Чаллыга югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итү һәм аларны торак белән тәэмин итү бүген төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. “КАМАЗ " аеруча беренче урында. Без бу юнәлештә тагын бер зур адым ясадык. Заводта эшләүчеләргә арендалы торакны арзан бәягә тәкъдим итәбез. Шулай ук компаниядә торак кредитлары буенча процентларны компенсацияләү программасы да эшләп килә", - диде  "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин. 

"КАМАЗ" эшчеләренә Яшьлек проспекты һәм Машина төзелеше (Машиностроительная) урамы киселешендә дә 6 йорттан торачак зур комплекс төзелә. Аларның һәркайсы 178 фатирлы булачак. Кулланылышка 2024-2025 елларда тапшырырга уйлыйлар. 

Фото ТР Рәисе сайтыннан алынды

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев