Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Канализация коесына ике цистерна хайван каны агызганнар

«Чаллы су каналы» оешмасы мониторинг вакытында ачыклаган

«Чаллы су каналы» ҖЧҖ объектларын планлы күзәтү барышында гадәттән тыш хәл теркәлгән: канализация коесында гади көнкүреш агымнарына туры килмәгән матдә ачыкланган. Җәйге эсседә кое эчендәге сыекча куе, гель сыман консистенция алган. Лаборатория анализы күрсәткәнчә, коега цистерналардан хайван каны агызганнар, аны суүткәрү системасына түгү катгый тыела.

Ни өчен бу бик мөһим?

Су белән сыеклатылган булса да закон искәрмәләр ясамый.  Биологик калдыкларда куркыныч бактерияләр һәм вируслар яшеренергә мөмкин – эчәк инфекцияләре кузгатучылардан алып гепатит һәм башка җитди авыруларга кадәр. Шуңа күрә бу матдәне суга агызу катгый тыела.

Өстәвенә, бу очрак чистарту корылмаларына өстәмә йөкләнеш тудыра, бу исә «Чаллы су каналы»на зур чыгымнар һәм өстәмә эшче көчләр җәлеп итүне сорый. Калдыкны утильләштерүнең бердәнбер законлы юлы – медицина препаратлары белән алдан дезинфекцияләү, аннары махсус оешмаларга тапшыру. Мондый оешма Алабугада бар.

Хокук бозучылар табылган

Предприятие белгечләре мәгълүматны тиз арада контроль органнарга тапшырган. Көйләнгән мониторинг системасы һәм шәһәр хезмәтләре белән үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә цистерна хуҗалары кыска вакыт эчендә ачыкланган.  Шикләрне бетерү өчен кан үрнәкләре Мәскәүдәге бәйсез лабораториягә җибәрелгән – бу дәлилләрнең юридик чисталыгын гарантияләүче стандарт процедура.

Закон нәрсә ди?

2025 елның 1 мартыннан Россиядә яңартылган Ветеринария кагыйдәләре  гамәлдә. Алар теләсә нинди биологик калдыкларны – канны, хайван үләксәләрен һәм аларны эшкәртү калдыкларын – чүп контейнерларына һәм су объектларына ташлауны турыдан-туры тыя. Утильләштерүнең бердәнбер законлы юллары: махсус оешмаларга тапшыру яки яндыру. Бу таләпләрне бозу административ, ә кайбер очракларда җинаять җаваплылыгына китерә.

Шәһәрнең күп кенә урыннары видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган. Бу рөхсәтсез агызуга катнашы булган транспортны һәм оешмаларны тиз арада ачыкларга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: челныводоканал кровь животных в канализации