Капиталь ремонттан соң Боровецк күпере ачылды
Чаллының баш автоинспекторы бу объектта аварияләр булмас дигән ышаныч белдерде.
Чаллыда капиталь ремонттан соң "Яшьлек" проспекты һәм "Боровецк" күпере файдалануга тапшырылды.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев әлеге мөһим эшне башкарып чыккан төзүчеләргә рәхмәт әйтте. "Безнең хезмәткәрләр Чаллыда тормыш уңайлы булсын өчен барсын да эшлиләр. Илебез һәм республикабыз җитәкчеләре ярдәме белән юллар төзелешенә федераль һәм республика бюджетларыннан финанслар бүлеп бирелә. Без Россия Президенты Владимир Путинга, шәһәр һәм районнар өчен мөһим һәм кирәкле программалар гамәлгә керткән өчен рәхмәтле. ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәт. Двигательләр заводы боҗрасыннан Боровецк күперенә кадәрге юлны ремонтлауга ике елда 2 млрд 330 млн сум акча бүлеп бирелде. Бу - Чаллының 400, беренче КАМАЗ машинасы чыгуга 50 ел тулуга зур бүләк", - диде ул.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Чаллы халкын яңа объект ачылу белән котлады. "Чаллы юбилеен матур итеп каршылар дип ышанам. Юл төзүчеләргә рәхмәт. Үзегезнең максатларыгызга тыныч кына ирешүче Сезгә Наил Гамбәрович һәм командагызга. Сезнең белән коллективыгыз тыныч эшли", - диде.
Чаллының баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков бу участокта юл-транспорт һәлакәте булмас дигән ышаныч белдерде: "Күпер ике яктан да киңәйде, җәяүлеләр юлы барлыкка килде, уртада "отбойниклар" бар. Хәзер биредә йөрергә куркынычсыз. "Яшьлек" проспектында уңайлы борылышлар булдырылды".
Тантанада "РБР 16" һәм "Волга-Автодор" предприятиеләренең алдынгы хезмәткәрләренә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының, Чаллы мэрының Мактау грамоталары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев