Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Кар кайчан эреп бетәчәк?

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр иткәнчә, гадәттә Татарстанда кар 9-20 апрельдә эреп бетә. 
Синоптик әйтүенчә, төгәл фаразларны Идел һәм Кама бассейннарының үзенчәлекләре белән таныш гидрологлар бирергә тиеш. 
«Быел язгы ташуның җитди булачагы билгеле», – ди «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов. Ул вакыйгаларның ике төрле вариантын атады.
«Әгәр яз бик иртә килсә, өстәвенә яңгырлар яуса, быел язгы ташу экстремаль дәрәҗәдә көчле булачак. Әгәр дә яз килү сузылса, ташу гадәттәгедән көчлерәк, әмма норма күрсәткечләре кысаларында булачак, дип көтәргә була», – диде белгеч.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада кар катламының биеклеге 39 сантиметрдан 67 сантиметрга кадәр тәшкил итә. Иң күп кар Яшел Үзән һәм Арча районнарында, шулай ук Казанда яуган. Республиканың күпчелек районнарында хәзерге вакытта карның биеклеге күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 1,5-2 тапкырга зуррак. Россия Гидрометеорология үзәгенең язгы ташу чоры турында рәсми фаразы март уртасына әзер булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы кискен үзгәрә кар кайчан эри