Карамиләштән тәмле пирог
25-30 минут эчендә пешә.
Карамиләштән пирог әзерләү өчен кирәк булачак:
– бер стакан кефир,
– өч йомырка,
– бер стакан шикәр,
– 400 грамм кара миләш,
– ике стакан он,
– ярты калак сода.
Йомырканы шикәр белән күпертеп, кефир кушыгыз. Аннары сода, он һәм җимешләрне салыгыз. Яхшы итеп бутагач, май сөртелгән табада 175 градуска кадәр җылытылган мичтәспешерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев