Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кардан чистарту тукталмаска тиеш!

Кар һәм яңгыр сулары җыела торган коелар да чистартыла

Кар күп яву сәбәпле, Чаллыда авыш йорт түбәләре, подъезд козыреклары контрольгә алынды. Бүгенге көндә мондый йортлар - 215, подъездлар саны 9,5 меңнән артып китә.  «Кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан кар һәм боз һәр көнне чистартыла. Түбәләрдә эшләгәндә, кар юлга ишелеп төшмәсен өчен, фасадаларны әйләндереп алырга кирәк. Йортларның соңгы катындагы карны анда яшәүчеләр алырга яисә алар бу эшне башкару өчен идарә итү компаниясе белән килешү төзергә тиеш», – диде башкарма комитет җитәкчесен беренче урынбасары Илья Зуев. 

Шәһәр юлларыннан да кар чыгарыла. Моннан тыш, «Автомобиль юллары» предприятиесе хезмәткәрләре яңгыр сулары җыела торган коеларны да һәр көнне кардан чистарталар. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев урамнарны, түбәләрне кардан чистарту эшен туктатмаска кирәклеген искәртте. 

Фото: шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кар чистарту