Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Картиналар галереясында - укучылар рәсемнәре күргәзмәсе

Рәсемнәр төрле жанрларда иҗат ителгән.

Г. Хәкимова исемендәге картиналар галереясында яңа күргәзмә ачарга җыеналар. Биредә РФ һәм ТРның рәссамнар берлеге әгъзасы Чулпан Шәрифуллина җитәкчелегендәге "Арабеска" студиясе укучыларының картиналарыннан төзелгән экспозиция тәкъдим ителәчәк. Укучылар рәсемнәрне төрле жанрларда башкарганнар.  

"Чаллыда талантлы балаларның күплеге -  сөенечле хәл. Чөнки иҗатка, матурлыкка тартылган кешеләрнең күңеле чиста була, алар начар гамәлләр кылмыйлар", - ди галерея директоры Илсөя Заһидуллина. 

Күргәзмә иртәгә тантаналы төстә ачыла һәм 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иҗат Яңа күргәзмә