Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Картлар йортында да Сабантуй

Шәһәрдәшләр дә ярдәм итә ала.

Чаллының эшләүче яшьләр советы 11 июньдә ГЭС бистәсендә урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Сабантуй үткәрә. Бәйрәм 14 сәгатьтә башлана. 

- Картлар һәм инвалидлар йортына 10 еллап диярлек йөрибез. Сабантуйдан кала, башка бәйрәмнәр оештыру белән дә шөгыльләнәбез. Әйтик, субботниклар оештырабыз, Яңа ел бәйрәме уздырабыз. Өлкәннәр безне белеп бетерделәр инде, безнең килүебезне көтеп торалар. 

Сабантуйны 6 еллап уздырабыз. Концерт программасы да була, милли уеннар да үткәрәбез. Картлар йортында тәрбияләнүчеләр кечкенә генә бүләк отсалар да, балаларча шатланалар, – дип аңлатты Чаллы предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүче яшьләр советының беренче рәисе урынбасары Рамил Гыйльфанов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев