Кашпировский ярдәм итә алмаган
695
0
Авыл халкын шарсыман яшен борчый.
Мари Эль республикасындагы бер авыл халкы, шарсыман яшеннән коткаруны сорап психотерапевт Анатолий Кашпировскийга мөрәҗәгать иткән. Ежова авылы халкы берничә ел куркып яши. Биредә 2021 елда янгында бер гаилә янып үлгән. Шул участокта һәр көнне кичке 10ннан төнге 2гә кадәр шарсыман әйбер «йөри». Кешеләр кемнәрдән ярдәм сорарга белмиләр.
Mash телеграмм каналы хәбәр итүенчә, экстрасенс Влад Кадони ярдәм итә алмаган. Кашпировский исә, мин физик түгел, табиб дип җавап кайтарган.
Физика-математика фәннәре докторы Владимир Бычков мәсьәләгә ачыклык керткән. Аның әйтүенчә, бу шарсыман яшен түгел, ә газ. Ул җир астыннан җимерекләрдән яисә черек торбалардан чыга икән. Җыелган матдә очкыннардан кыска ялганыш нәтиҗәсендә өскә күтәрелә. Белгеч фикеренчә, ул кешеләрне үтерми, әмма янгын чыгарга мөмкин. Ул торак-коммуналь хуҗалык белгечеләрен ярдәмгә чакырырга киңәш иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев