Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Казан «Абилимпикс» чемпионатын кабул итә

Кемнәр катнаша?

Татарстан башкаласында 26 июньнән 1 июльгә кадәр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Абилимпикс» профессиональ осталык чемпионаты узачак. Бу хакта «Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге» АКО хәбәр итә.

Чемпионат «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә үткәреләчәк. Катнашучылар саны ике тапкырга диярлек арткан: 2025 елдагы якынча 400 кешедән быел — 2026 елда — 700дән артыкка җиткән. Чара инвалидлыгы булган махсус операция катнашучыларын комплекслы реабилитацияләүгә, ветераннарга һөнәри юнәлеш бирүгә һәм аларга хезмәт базарында уңышлы эшкә урнашырга яисә эшмәкәр, үзмәшгуль буларак танылырга мөмкинлек бирүче яңа белгечлекләр үзләштерүгә юнәлтелгән.

Беренче тапкыр мондый чемпионат 2025 елның 25-29 июлендә Казанда узган иде. Аның нәтиҗәләре буенча 79 финалист Мәскәүдә «Абилимпикс» Милли чемпионаты финалында катнашты. Ул вакытта Татарстан финалистлар саны буенча төбәкләр арасында иң яхшы бишлеккә (топ-5) керде. Катнашучылар 15 компетенция буенча көч сынашты, иң популярлары — «БПЛА операторы», «Сварка технологияләре» һәм «Автомобильләрне ремонтлау һәм карап тоту» иде.

Чемпионатны оештыручылар — РФ Мәгариф министрлыгы, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте. Төбәк операторы — Татарстанның Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге.

Тантаналы ачу чарасы 26 июньгә планлаштырылган, ул «Казан Экспо» үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концерт залында узачак.

Чемпионат икътисадның 11 өлкәсен чагылдырган 21 төп компетенция буенча үткәрелә. Ярышлар дүрт көн дәвамында, 27 июньнән 30 июньгә кадәр барачак.

Төп компетенцияләр арасында: «Адаптив физик культура буенча инструктор», «Санитар-техник системалар слесаре», «Беренче ярдәм күрсәтү буенча инструктор», «Эшмәкәрлек», «Башкару осталыгы (вокал)», «Буяу эшләре», «Массаж ясаучы», «Пицца пешерү остасы», «Пилотсыз очу аппараты операторы», «Аш-су остасы», «Автомобиль йөртүче», «БПЛА эшләү һәм җыю», «Автомобильләрне ремонтлау һәм карап тоту», «Электрон җиһазларны җыю-сүтү», «Сварка технологияләре», «Челтәр һәм система администраторлыгы», «Слесарь эше», «Техник-протезчы», «Электромонтаж», «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү», «Мебель ясаучы».

Чемпионат мәйданчыгында теләүчеләр өчен хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган яңа һөнәрләр белән танышу өчен җиде демонстрацион компетенция тәкъдим ителәчәк. Алар: «Промышленность робототехникасы», «Җир өсте робототехника комплекслары буенча белгеч», «БАС эксплуатацияләү», «Бариста», «Радиоэлектрон аппаратура монтажлаучы», «Киләчәк архитекторы — нейрочелтәр сәнгате», «Рәссам-бизәүче».

Чара кысаларында ярыш, эшлекле, мәдәни, спорт һәм күргәзмә программалары каралган. Ябылу тантанасы һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2026 елның 1 июлендә ачылу тантанасы узган залның үзендә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СВО «Абилимпкс»