Казан аэропортыннан самолётлар оча алмый
Татарстанда «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» турында игълан ителде.
Татарстанда 4:47 сәгатьтә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы игълан ителде. Мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында чыкты.
«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы игълан ителде», - диелә ведомство белдерүендә.
Казан аэропортында 10га якын рейс туктатылды. Санкт-Петербургка очучы самолет 2,5 сәгатькә, Тбилисига очучы – 1,5 сәгатькә, Стамбулга – 4 сәгатькә, Мәскәүгә очучы 3 сәгатькә тоткарлана. Новокузнецк, Горно Алтайсктан Казанга очучы самолётлар очышы да кичектерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев