Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Казан-Чаллы» метеор маршруты киңәячәк

Бу хакта «ТР Флоты» генераль директоры Роман Лизалин хәбәр итте.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә «ТР Флоты» генераль директоры Роман Лизалин, республикада навигация чорының 1 майда башлануын хәбәр итте. 
Ул «Казан-Чаллы» маршруты буенча су юлы хәрәкәтенә аерым тукталды. 

«Метеор – 2020» судносы Казаннан чыгып китә, Чистай, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә туктап, Чаллыга бара. Навигация сезоны уртасында Кама Тамагына керергә җыенабыз. Киләчәктә маршрутны киңәйтеп, Балык бистәсендә һәм башка урыннарда да тукталышлар ясарга планлаштырабыз», – диде Лизалин. 

Быелга расписание һәм тарифлар расланды. Казаннан Чаллыга җомга-ял көннәрендә метеор 8 сәгать 30 минутта китә, 14 сәгать 20 минутта автокалада була. 

«Чаллыдан судно Казанга 13 сәгатьтә кузгала. Бу Чаллыны карап, икенче судно белән башкалага кайту өчен шулай эшләнде. Чөнки шимбә көнне Казаннан Чаллыга тагын бер судно китә, ул ял көне Казанга кайта», – дип аңлатма бирде Роман Лизалин. 

Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Метеор Казан-Чаллы