Казан – дүртенче!
Татарстан башкаласы 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнот символлары өчен тавыш бирүдә дүртенче урында бара. Яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларны сайлау максатында Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирүдә Казан символлары дүртенче урынга күтәрелде.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Твоя-Россия.рф сайтында алып барылган сораштыруда, Казан өчен 130 362 кеше тавыш бирергә өлгергән. Өченче урында баручы Ерак Көнчыгыш (131 710) белән безне санаулы гына тавышлар аерып тора. Ә лидерлардан бераз калышабыз. Бездән алда - Севастополь (132 805) һәм Волгоград (135 657).
Видеоны карагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев